Ураза нияте
Кояш чыгарга 2 сөгать кала сөхөр ашап бетереп, фарыз уразаны тоту өчен ният өйтелө:
“Нәүәтү ән әсуумә саүмә шаhри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл мәгриби хаалисан лилләәhи тәгааләә”.
Мәгънәсе: Аллаh Тәгалә өчен ихласлык белән таң вакытыннан башлап, Кояш батканга тикле Рамазан уразасын тотарга ният кылдым.
Кояш баеп, чираттагы көннең уразасы төмамлангач, бер чемөтем тоз яки бер йотым су, шулай ук хөрмө кебек татлы җимешлөр белөн ифтар кылу, ягъни авыз ачу – сөннөтер (саваплы).
Авыз ачканнан соң укый торган дога:
“Әллааhүммә ләкә сумтү уә бикә әәмәңтү үә гәләйкә тәүәккәлтү уә гәләә ризкыйкә әфтартү үә фагфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.
Мәгънәсе: Аллаhым, шушы уразамны мин Синең өчен тоттым hәм мин Сиңа гына иман китердем hем Сиңа тәвәккәл иттем. Һәм Синең ризалыгың белен авыз ачам. Гөнаhларны гафу итүче Аллаhым, минем әүвәлге гөнаhларымны да, соңгы гөнаhларымны да ярлыка.